“Россия чаңгы юлы“ ярышларының быелгы иң яшь спортчысы – Николай Тимирясовка район башлыгы Наил Зарипов бер пар чаңгы бүләк итте.
“Николай Андриянович, син районыбызның иң көчле, иң батыр һәм иң нык егетләренең берсе“, диелгән Коля исеменә адресланган Рәхмәт хатында. Малайның әти-әнисен дә атналык планеркага чакырып, спортта актив булулары өчен рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Сосновка авылында яшәүче Тимирясовлар гаиләсе районның барлык спорт чараларында да өлгер.
Район җитәкчесе авыл җирлекләре башлыклары – Яңа Элмәледән Иван Захаровка һәм Ульяновкадан Самат Шәмсетдиновка да Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге җирлекләрдән чаңгычылар һәр елны ярышларда ишле командалар булып призлы урыннар яулый. Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетларында ГХАТ белгечләре дә бердәм катнашып узләрендә дә уңай тәэсир калдырдылар.