Бүген Казанда чираттагы тапкыр “Россия чаңгы юллары-2014” спорт ярышлары узды

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бүген Казанда чираттагы тапкыр “Россия чаңгы юллары-2014” спорт ярышлары узды. Бүген иртәдән гаиләләре белән казанлылар һәм хезмәт коллективлары Залесный бистәсендә “Кояшлы” лагере территориясендәге ярышлар уза торган төп мәйданчыкка җыелды. Ярышларда  Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ГХАТ идарәсе хезмәткәләре дә катнашты.

Традиция буенча, быел да берничә төркемле старт игълан ителде: спортчылар старты, 1 мең метрга гаилә белән йөгерү, 2,5 мең метрга VIP-узыш, шәһәр районнарының массакүләм узышлары, шулай ук вузлар һәм ссузлар узышлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International