Тормышларында авырлыклар да, төрле сынаулар да булды. Әмма алар һәрвакыт бергә булдылар, шатлык һәм кайгыны бергә уртаклаштылар, ныклы һәм тату гаиләне саклап кала алдылар, үз эшләренә, бер-берсенә тугрылык хисләрен гомер буена югалтмадылар. Ярты гасыр буена яшьлек мәхәббәтләрен саклаган бу бәхетле парны котлауны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре юкка гына 14 февральгә билгеләмәгән.
“Татулык һәм иминлек булган җиргә, Аллаһ бәрәкәт бирә” дип халык юкка гына әйтмәгән. Бу сезгә дә кагыла. Чөнки алтын туйга кадәр тигезлектә яшәү һәркемгә дә бирелми. Сезне балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз озак еллар буена куандырсын! Озак һәм бәхетле тормышта яшәгез, һәрвакыт сәламәт булыгыз! Гаилә – җәмгыятьнең ячейкасы. Ничек кенә булмасын ул дөньяның бер өлеше, үзенең кечкенә дөньясы. Тулы бер дөнья. Сезне мәхәббәт белән тулы, изгелек һәм үзара аңлашу дөньясы барлыкка килүнең юбилее белән котларга телим, – диелә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф.В.Козыреваның Матвеевлар гаиләсенең бергә яшәвенә 50 еллык юбилее белән котлавында.