Район хакимиятенең зур утырышлар залында 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар бирү дәвам итә. 12 февральдә 25 яшүсмергә паспортлар тапшырылды, аларны район үзешчәннәре, әти-әниләре һәм хакимият вәкилләре сәламләде, гомергә бер генә була торган олы вакыйга белән котлады. Яңа, беренче паспорт ияләренең һәммәсенә район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары М.Р.Ногманов истәлекле бүләкләр тапшырды..