Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Ларшиннар гаиләсенең алтын туйларын зурлап билгеләп үттеләр

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның 12 февраленда Ларшиннар Николай Никитич һәм Галина Васильевнаның алтын туйлары булып узды.

Никлоай Никтич  һәм Галина василҗевнаның чәчләре чәчкә 1964 елның карлы-буранлы 12 февралендабәйләнә. Ап-ак йомшак кар бөртекләре, әйтерсең лә, аларга хәер-фатиха укып, бергә узасы тормыш юлларын сафлыкка-пакълеккә күмә. Гөрләтеп туй итәләр. Аларның уртак тормыш юлы Мамадыш районы Берёзовский поселогында башлана.

Күрәмсең табигать шулай яраткан, һәр җәмгыять шуны куәтләп раслаган: Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсеннән башка, бер максатка омтылмыйча, бер көйгә бергәләшеп җырламыйча, яши алмыйлар. Николай Никитич белән Галина Васильевнаныңда тормышлары да үрнәк булырлык.   Аларның гаилә бишегендә 1  кыз, 1 малай якты дөньяга аваз сала. 1975 елда гаилә Тубән – Кама шәһәренә күчеп килә.

 Бүгенге көндә Николай Никитич белән Галина Васильевна лаеклы ялда. Аларның  төп терәге уллары Сергей, әти-әнисен кадерләп, тәрбияләп тора.

Николай Никитич белән Галина Васильевна Ларшиннарның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсенең  Йола тантаналары йортының  мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International