Киртәле авылында яшәүче Илья Иосифович һәм Зинаида Феоктистовна Икиннар пары бергә яшәүләренең 45еллык юбилейларын, ягъни “сапфир туй”ларын билгеләп үттеләр. Бер-берсенә булган мәхәббәтләрен һәм ихласлыкларын алар вакыт белән дәлилләделәр. Начар күзләрдән саклаучы әлеге мәхәббәт ташы – зәңгәр якут 45 ел бергә яшәүнең символы булып тора. Әлеге таш кебек алар гомер буена бер-берсен сакладылар һәм якладылар. Бу юбилейда гаилә парларына әлеге кыйммәтле ташны , ягъни зәңгәр якут бүләк итәләр, ләкин Икиннар өчен иң кыйммәтле бүләк, ул - аларның 3 баласы.Әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга балалары яннарына җыелдылар. Шулай ук котлауларны җирле үзидарә вәкилләреннән дә кабул иттеләр.