Чара Казан шәһәренең С.Сайдашев исемендәге Зур концерт залында утте. Делегация составына «Ел хатын-кызы. Ел Ир-аты: хатын-кыз карашы» зона туры җиңүчеләре һәм СВО-да катнашучы ике һәм аннан да күбрәк уллары булган эниләр керде.
Кадерле хатын-кызлар! Әниләр, әбиләр, кызлар, дуслар, хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!
Баулы муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – без эзлебез» республика фестиваленең район этабы узды. Фестивальнең максаты-буыннар дәвамчанлыгын саклап калу, гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының һәм туган як тарихын өйрәнүне стимуллаштыру, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен торгызу.
6 март көнне Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы район мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көне - 8 мартка багышланган концерт булды.
2023 елның 6 мартында Балык Бистәсендә район мәдәният йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды. Законлы никахта яшәүче 50 яшьлек гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды.
Оешма җитәкчеләренең һәм авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы киңәшмәсендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева 2022 елдагы эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
2023 елның 06 марта Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында илленче бала туу теркәлде. Альберт һәм Диляра Рахимовлар гаиләсендә кызлары Карина туды.
Минзәләдә яшәүче Ботовлар гаиләсе өчен 2023 нче ел бик куанычлы ел. Алар гаилә төзүләренең 50 еллык-алтын туйларын билгеләп уттеләр. Ярты гасыр бергә яшәү бик җиңел эш түгел, аны сирәк гаилә бәйрәм итә. Шуңа күрә дә бу юбилей гаилә өчен иң мөһим бәйрәм булып санала.
6 март – Халыкара хатын – кызлар көне алдыннан, «Ныклы гаилә», «Гаилә – тынычлык нигезе» проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Хәниф һәм Рәхилә Хәсәновларны бриллиант туйлары белән котлады.
Саба районы ЗАГС бүлеге «Яшь гаилә мәктәбе» проекты башлап җибәрә. Проект яшьләрнең гаилә өлкәсендә хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән, бу яшь гаиләләрдә аерылышулар санының кимүенә һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар санының кимүенә китерергә тиеш. Очрашуга 2023 елда гаилә корган һәм гаилә төзиячәк гражданнар чакырыла. Әлеге чарада гаилә психологы катнашачак.