ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2023 ел
шимбә

Яңа паспорт ияләрен Актаныш муниципаль районы Башлыгы Л.Р.Зарипов, Актаныш районы полиция булеге җитәкчесе полковник Р.З.Багавиев, ветераннар оешмасы җитәкчесе – милиция майоры В.Г.Вахитов, миграция булеге җитәкчесе Э.В.Гарипова, әти-әниләре, туганнары котлады.


3
март, 2023 ел
җомга

Чистай районында матур, үрнәк гаиләләр күп. Шуларның берсе-бүгенге юбилярларыбыз-Ковшениннар Виктор Георгиевич һәм Любовь Ивановна 45 ел бергә итәләр!

Геннадий Васильевич һәм Татьяна Александровна 50 ел дәвамында мәхәббәт, аңлау, хөрмәт һәм тырышлыкка нигезләнгән гаилә бәхетен төзегәннәр. Язмыш әзерләгән барлык сынауларны узгач, ир белән хатын яраткан гаиләләре арасында үткәргән һәр мизгелне кадерләргә өйрәнделәр.

2023 елның 3 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә берьюлы 6 пар никахларын теркәгәннәр. 03.03.2023 тантана өчен матур датаны яңа өйләнешүчеләр алдан ук сайладылар.

Берничә дистә ел элек Кара төскә киенгән парларны күрү бик сәер булып тоелыр иде. Бүген инде оригиналь киемнәр белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый, шуңа күрә кызлар кара туй күлмәген сайлап традицион булмаган вариантларга өстенлек бирәләр.

2023 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә «алтын» юбилярлар Сергей Федорович һәм Лидия Алексеевна Брунько һәм «сапфир» юбилярлар, Рафаэль Минкамулла улы һәм Флера Харис кызы Гарифҗановларны котлады.

3 март, 2023, бу матур никах теркәлү саннары датасы яки тылсымы? Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән яшь парлар да саннар тылсымына ышана.

Тәтеш муниципаль районында февраль аенда гаилә тормышы юбилярларын котладылар. Февраль аенда барлыгы 3 пар 50,55,60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр: Олы Шәмәк авыл җирлегеннән Афанасьевлар, Олы Тархан авыл җирлегеннән Хәлиловлар, Урюм авыл җирлегеннән Ситниковлар.

Бүген Сарман районы Җәлил поселогында яшәүче Азат һәм Фәһимә Әмировлар гаиләсе 50 еллык юбилеен бәйрәм итә.


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2 март көнне Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда «Юлдаш» хатын-кызлар клубының психолог Дания Трухан белән беренче очрашуы узды. Җылы, дустанә шартлар барлык катнашучыларны да ачык диалогка һәм иң нәзакәтле мәсьәләләр буенча фикер алышуга көйләделәр. Мондый очрашулар ай саен уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International