ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Форумның оештыручылары ТР Алабуга бүлеге Аграр яшьләр берләшмәсе иде.Үзләренең кече туган якларын яратучы, авылны тагын да ямьлерәк итәргә теләүче яшьләр яр буенда палаткалар кордылар. Республика авыл туризмын тагын да әйбәт итү буенча конференция булып узды.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә катнашты. Акциягә нәтиҗәләр 14 нче августта район мәдәният йортында ясалды. Бәйрәмгә йөздән артык булачак укучылар чакырылган иде, аларның барысына да мәктәп кирәк-яраклары белән сумка-портфель тапшырылды. Әйтергә кирәк, Украинадан күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләләрнең мәктәп балаларына да зур игътибар күрсәтелде.

Сабыйларның бәхетле һәм рәхмәтле күзләрен күргәч, бу акциянең мөһимлеген аңлап, катнашкан һәркемнең горурлык һәм сөенеч хисе кичерүе берсүссез.

Баулы районы Удмурт Ташлысы авылында яшәүче Наталья Романованың 90 яшьлек  Юбилее  гаиләләренең 65 еллыгы белән туры килде. Наталья Павловна һәм Виталий Николаевич хезмәт ветераннары, лаеклы ялга чыкканчы Таджикистан Республикасы Ленинабад өлкәсендә эшләгәннәр.    Олыгайган көннәрендә туган авылларына кайтып төпләнгәннәр. Наталья Павловна һәм Виталий Николаевич бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, әлеге көндә өч оныклары, алты оныкчыклары бар.

 Романовлар гаиләсен район башлыгы урынбасары Миннефоат Хасиятуллин, авыл җирлеге башлыгы Татьяна Чернова котладылар.


12
август, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 12 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ГХАТ идарәсе  баш белгече Л.Я.Хәбибуллина 79 нчы санлы балалар бакчасы сабыйларына экскурсия үткәрде.

       Балалар идарә эшчәклеге белән таныштылар, Тантаналар сараеның залларын карадылар, кызыклы сарауларга җаваплар алдылар.          

   12 август көнне Урыссу бистәсенең  Балалар паркында булачак 1 нче класс балаларына портфельләр тапшырылды. Балаларны һәм аларның ата-аналарын район башлыгы Р.М. Нуриев котлады. Портфельләрне әзерләүдә ГХАТ бүлеге эшчеләре дә катнашты.

Алар 1988 елның ноябрь бәйрәмендә танышалар һәм шуннан сон инде аерылмыйлар. 1989 елнын 4 августында Әлмәт шәһәрендә никахларын теркиләр. Яңа гаилә барлыкка килә, ике йөрәк бер булып тибә башлый, икесенэ бер сулыш, бер язмыш, кайгы-шатлыклар да уртак була. Минкиннар гаиләсе бугенге көндә дә пар канатлар булып, гаилә учакларын сүндермичә матур гына яшиләр. Бәхетле гаиләдә кыз белән малай туа, ә 2014 елның мартында беренче оныкның тууы юбилярларның тормышын тагын да ямьләндерә.

         Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы юбилярларны котлап, аларга юбилей папкасын һәм истәлекле медаль тапшырды.

      Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы   Азат Нотфуллин,  җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыяте рәисе  Хәмит Баязитовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.   Сания апа Читтән торып, Казанда укытучы һөнәрен үзләштерә.Укуын тәмамлагач, район мәгариф бүлекчәсендә сәркатип булып эшли. Аны Арборга эшкә җибәрәләр. Сания ханым күп еллар башлангыч сыйныфларга белем бирә.1965 елдан  колхозда эшли. Бүген ул 12 оныкка, 2 оныкчыкка яраткан дәү әни булып,  җәйләрен кызы Тәгъзимә, калган вакытта улы Фирдүс тәрбиясендә яши.  


11
август, 2014 ел
дүшәмбе

      2014 нче елның 11 нче августында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

      Киңәшмә Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсенең адвокатура өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү, нотариат, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве бүлегенең башлыгы – Т.Ю. Кравченко, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.

Кришнаитларның туйлары тәмле ис чыгаргыч, җиләк-җимешләр һәм тәмлеткечләр белән аңкып тора. Яшьләр мәңгегә бер-берсен сөяргә һәм аерылмаска вәгъдә бирделәр.

Әлбәттә, һинд туйларын биюдән башка һич тә күз алдына китереп булмый. Мондый туйларның үзенчәлеге: ирләр аерым үз, ә хатын-кызлар үз ягында бииләр. Туйга чакырылган кызлар сари киемендә килделәр.

Нәкъ ярты гасыр элек энергиясе ташып торган, чибәр, акыллы Вил бию кичәсенә баргач, шунда берене күрүдән үк, мөләем йөзле, үзенә гашый итәрлек чибәр Татьянага гомерлеккә гашыйк була.

Һәр икесе өчен дә беренче урында гаилә булып тора.

Үзләренең балаларына – Рөстәм белән Альбертка – белем биргәннәр. Белемле булу нәтиҗәсендә Рөстәм Вил улы һәм Альберт Вил улы эшләрендә зур уңышларга ирештеләр.

Чыннан да, Вил Гомәр улы һәм Татьяна Александр кызы, үзләренең балалары белән горурлана алалар.

Хәзер алар ике онык Карина белән Зарина үстерәләр.

Юбилярлар исеменә шәһәр мэры Илсур эфэнде Метшиннан акчалата бүләк белән котлау хаты килде.

Бу тантанага иң якын, иң кадерле, иң газиз кешеләре килде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International