9 август көнне Кайбыч районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән Альберт Шәфиев һәм Лилия Адитуллиналар ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды. Яшьләрнең изге гамәленә тантанага килгән кунаклар да битараф калмады.
2014 елның 11 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы председателе урынбасары А.П.Гусев һәм шәһәр мэры В.Г.Шайхразиев катнаштылар.
Югары бүләкләргә А.Ш.Шрамко, Р.Ф. Хамадиев, А.С.Харисова, Г.П.Анютин, С.Ф. Сиразиева, Р.Х.Хафизов, В.А.Михеев, Е.А.Моргачев, П.А.Кудряшов, В.В.Коваленко, И.Ф.Шигапов, Ф.Х.Гайнутдинова лаек булдылар.
Буа муниципаль районының Карлы авыл җирлеге җитәкчесе А.У. Мухаметшин һәм авыл җирлеге сәркәтибе И.А. Хусаинова 2014 елның 08 августында “Алтын” туйларын билгеләп үтүче – Камил һәм Физүнә Җамалтдиновлар, Хәмит һәм Кәдрия Абдрахмановлар, Сәгыйт һәм Наҗия Зариповлар гаиләләрен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар. Бу өч гаиләдә авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә үрнәк булып торалар. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләләре зур үрнәк булып тора.Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!
1930 елның 10 августы – Яр Чаллының шәһәр статусын алган көн.
2014 елның 9 августында Тантаналар сараенда 53 яшь пар никахларын теркәде. Шәһәр көне уңаеннан яңа гаиләләргә шәһәр символы бәлән бүләкләр тапшырылды һәм матур теләкләр теләнде.
Яр Чаллыда 2014 елның 10 августында, гадәттәгечә, шәһәр бәйрәме “Кәләшләр көне” уздырылды. Анда 40 кәләш катнашты. Чираттагы сигезенче бәйрәмнең темасы балга багышланган. Тантаналар сараенда катнашучыларга фотосессия үткәрелде.
Кичә ахырында һәр кәләшкә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Шундый исем астындагы акция Алексеевск районында 9 август көнне үтте. Әлеге акция кысаларында мәктәп балаларына портфельләр тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Зарипова Эльмира Амировна катнашты.
2014 елның 9 августында Шәһәр көннә, Физкультурник көненә багышланган гадәти йогерү марафоны узды. Марафонда 2100 катнашучы теркәлгән. ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Р.М.Галиуллина да бу йогерүдә катнашты.
Тәтеш районы Пенсия фонды идәрәсенең башлыгы И.А. Большакова 6 әнигә (әниләрнең өчесе- Тәтеш шәһәреннән, өчесе- авыл җирлекләреннән) ана капиталына сертификатлар тапшырды. Монастырское авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов И.З. әниләрне котлады.
«Россельхозбанк» җитәкчесе Н.Г. Рыжова, « Автоградбанк » җитәкчесе И.В. Гавчева әти-әниләргә ана капиталын ипотекада куллану вариантлары белән таныштырдылар һәм сувенирлар тапшырдылар.
ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианова гаиләләрендә икенче бала тудыручы Яна Курзаевага, Арсентьева Иринага, икенче бала әтисе Хөснетдинов Шамилгә
туу турында таныклыклар тапшырды. Бу гаиләләр дә ана капиталына сертификатлар алачак.
И.А. Большакова шәһәр Советы депутаты һәм “Бердәм Россия” партиясенең Көньяк булекчәсенең секретаре буларак чарада катнашучыларны иҗтимагый тормышта актив катнашырга чакырды.
Әти-әниләр, балалар һәм аларның туганнарына багышланган бәйрәмнәр ЗАГС бүлегендә даими үтә.
Бүлек мөдире Л.М. Дианова үзенең чыгышында шуны әйтеп үтте: “ ЗАГС бүлегенең БАРС спорт сәләмәтлеләндерү комплексында урнашуы, бу чараларның шушында узуы символик мәгнәгә ия: бу балалар үсеп җиткәч шушындагы спорт секцияләрендә, түгәрәкләрендә йөрерләр дип ышанып калабыз”.
2014 елның 8 августында районда туу турында 147 акт теркәлгән, шуларның 61-е сертификат алган.
Программа башланганнан бирле ана капиталыннан 882 гаилә файдаланган.
Сарман муниципаль районнында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе старт алды. Шул уңайдан ял паркында зур бәйрәм оештырылды. Котлау сүзе белән район башлыгы Н.А.Закиров бәйрәмне ачып җибәрде. Район кунагы Хайрутдинов Ф.Ю балаларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.
Күп балалы һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче сыйныфка укырга баручы барлык балаларны да ранец, мәктәпкә кирәк яраклар һәм мәктәп формалары белән сөендерделәр. Бәйрәм жыр һәм биюләр белән дәвам итте.