Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы быел беренче сыйныфка баручы балаларга матди ярдәм күрсәтте

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә катнашты. Акциягә нәтиҗәләр 14 нче августта район мәдәният йортында ясалды. Бәйрәмгә йөздән артык булачак укучылар чакырылган иде, аларның барысына да мәктәп кирәк-яраклары белән сумка-портфель тапшырылды. Әйтергә кирәк, Украинадан күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләләрнең мәктәп балаларына да зур игътибар күрсәтелде.

Сабыйларның бәхетле һәм рәхмәтле күзләрен күргәч, бу акциянең мөһимлеген аңлап, катнашкан һәркемнең горурлык һәм сөенеч хисе кичерүе берсүссез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International