Баулы районы Удмурт Ташлысы авылында яшәүче Наталья Романованың 90 яшьлек Юбилее гаиләләренең 65 еллыгы белән туры килде. Наталья Павловна һәм Виталий Николаевич хезмәт ветераннары, лаеклы ялга чыкканчы Таджикистан Республикасы Ленинабад өлкәсендә эшләгәннәр. Олыгайган көннәрендә туган авылларына кайтып төпләнгәннәр. Наталья Павловна һәм Виталий Николаевич бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, әлеге көндә өч оныклары, алты оныкчыклары бар.
Романовлар гаиләсен район башлыгы урынбасары Миннефоат Хасиятуллин, авыл җирлеге башлыгы Татьяна Чернова котладылар.