14 октябрьдә Менделеевск районында ЗАГС хезмәткәрләре Коллегиясе булып узды. Эшлекле сөйләшүләрдән соң, берничә район, шул исәптән Алабуга район ЗАГС бүлеге, Коллегиядә башкаларга татарча өйләнешү тантанасын күрсәтте.
13 нче октябрдә Спас районында “Казанский обвод” истәлек билгесен ачу тантанасы булды.
Бу билгене Болгар шәһәренә керә торган юл буенда эшләгәннәр. Аңа борынгы Болгарга килүчеләр дә игътибар итми калмас. Әлбәттә, аның ни өчен куелуы белән кызыксынырлар. Моңа тулырак җавап табу өчен Бөек Ватан сугышы тарихының кайбер битләренә күз салырга кирәк…
Олылар көннәре декадасы чорында Ютазы районында күп кенә чаралар үткәрелде. Укытучы –ветераннар белән очрашуда район ГХАТ бүлеге мөдире Фаррахова З.М. да катнашты. Түгәрәк чәй өстәле артында килгән кунаклар гаилә мәсәләләре турында сөйләштеләр.
2014 елның 11 нче октябрендә Казан шәһәре ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре «Спортлы Казан – 2014» муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының 1нче этабында катнаштылар. Спартакиада «Хезмәт резервлары» стадионында үтте. Ярышлар 4 төрдә булды: велоспорт, җиңел атлетика, күңелле стартлар һәм ГТО нормаларын тапшыру.
Бу көнне үзләренең 70,80,90 яшьләрен һәм 2014 нче елның 21 сентябрендә 50 ел бергә гомер иткән-алтын туйларын билгеләп үткән Кирсанов Юрий Яковлевич һәм Кирсанова Нина Павловналарны котладылар.
Тәбрикләу очен башкарма комитеты житэкчесе Малюков Айрат Ринатовичка сүз бирелде.Ул барлык килгән кунакларны өлкәннәр коне белән котлады һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән алтын юбилярларга рәхмәт хаты тапшырды.Шулай ук Красновидово авыл җирлеге башлыгы Оленин Владимир Павловичта юбилярларны котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Өлкәннәр декадасында Чистай муниципаль районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бүлек ветераннары: Надежда Михайловна Лоханованы һәм Рәмзия Рәшит кызы Галимованы көзге бәйрәм белән котладылар. Намуслы, фидакарь хезмәтләре өчен алар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Шулай ук аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Һәрберсенә кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
2014 елның 10 октябрендә Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә экстремизмга каршы көрәшкә багышланган түгәрәк өстәл узды. Оештыручылар –җирле үзидарә органнары, клуб һәм мәгариф хезмәткәрләре.Катнашучылар – авыл җирлеге составына кергән укучылар активы.