Бу көнне үзләренең 70,80,90 яшьләрен һәм 2014 нче елның 21 сентябрендә 50 ел бергә гомер иткән-алтын туйларын билгеләп үткән Кирсанов Юрий Яковлевич һәм Кирсанова Нина Павловналарны котладылар.
Тәбрикләу очен башкарма комитеты житэкчесе Малюков Айрат Ринатовичка сүз бирелде.Ул барлык килгән кунакларны өлкәннәр коне белән котлады һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән алтын юбилярларга рәхмәт хаты тапшырды.Шулай ук Красновидово авыл җирлеге башлыгы Оленин Владимир Павловичта юбилярларны котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Шуннан соң Красновидово авыл җирелеге секретаре Буйрова Валентина Павловна алтын юбилярларга регистрация ясады алар авыл халкы алдында “Алтын китапка” кул куйдылар.
Юбилярлар турында:
Юрий Яковлевич һәм Нина Павловна 50 ел мәхәббәттә һәм хөрмәттә яшәгәннәр.
Узләре төзегән шәхси йортлары,ярдәмче хуҗалыклары бар.
Юрий Яковлевич белән Нина Павловналарның ике балалары бар.Олы уллары Александр, кызлары Светлана.Алар уз тормышлары белән торалар.Александр Казанда, ә Светлана Красновидово авылында кала. Шулай ук Юрий Яковлевич һәм Нина Павловналарның өч оныкчыклары да бар.
Узләренең 74 һәм 70 яшьләрендә алар бик күркәм куренәләр.
Бәйрәм инде чәй табыны артында төгәлләнде.