10 октябрь көнне Теләче авылында агач утырту көне булды. Әлеге чарада Башкарма комитетның барлык хезмәткәрләре дә катнашты. Бу көнне барлыгы 650 төп агач утыртылды, аларның 400 төбе - миләш,250 төбе - юкә агачлары.
Минзәләдә муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының зона туры узды.Ярышларда республикабызның Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Тукай, Менделеевск, Алабуга һәм Мамадыш районнары муниципаль хезмәткәрләре командалары катнашты. Командалар спортның волейбол, мини-футбол, баскетбол, шахмат, җиңел атлетика, бадминтон һәм өстәл теннисы кебек төрләрендә чыгыш ясадылар. Муниципаль хезмәткәрләре арасында республика Спартакиадасының зона турында Мамадыш муниципаль районы җиңүче дип табылды. Алар инде өченче ел рәттән безнең зонада беренчелекне бирмиләр. Монда нәрсә әйтәсең, стабильлек-осталык билгесе. Безнекеләр дә сынатмады-икенче урынны яуладылар.
Гаилә- чәчәк сыман, баштан нечкә генә сабак булса, баштан соң инде матур роза чәчәгенә әверелә. 10 еллык юбилейны юкка гына “Роза чәчәге көне” дип атамыйлар. Тормыш та чәчәк кебек, нәфис таҗлардан гына тормый,ә чәнечкеле роза сабаклары да очрый. Шушы чәнечкеләрне урап үтү өчен, бик күп түземлек, көч, батыр булу кирәк һәм Субботиннар гаиләсе шушы барлык сыйфатларны да үзенә туплаган.
Сергей белән Оксана бергә эшләгәндә танышалар. Алар икесе дә повар булып эшлиләр.
10 нче ноябрь Логиновлар гаиләсе тагын бер матур бәйремнәрен үгкәрәчәкләр: аларның танышуларына ике ел булачак. ГХАТ эшчеләре яшьләрне гаилә төзү көннәре белән котладылар.