2014 елның 09 октябрендә Менделеевск шәһәрендә ГХАТ КМ РТ коллегиясенең күчмә утырышы булды
Тукай муниципаль районының ГХАТ бүлеге һәм дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән Теләнче-Тамак картлар йортында булдылар. Княз мәктәбе укучылары хәзерләгән бүләкләрне өлкәннәргә бүләк иттеләр, матур эчтәлекле концерт пограммасы белән чыгыш ясадылар. Бу очрашуда районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе башлыгы Шәфикова Гөлнара һәм Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Мостафина Эльвира да катнашты, алар өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
9 октябрь көне Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Моркваш авыл җирлегендә Галкиннар гаиләсе Иван улы Николай һәм Николай кызы Александраның 65 ел бергә тигез гомер итүләрен,тимер туйларын билгеләп үттеләр.
Апаста өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр дә, тамаша кылырга, көч биреп торырга теләүчеләр дә күп булды. 55 яшьтән өлкән ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында чын-чынлап “көрәш” барды.
Хасинә ханым Оренбург өлкәсендә туган. Хезмәт юлы Бөгелмә шәһәрендә үткән. Тормыш иптәше Михаил Трофимович белән 2 ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ике оныгы һәм бер оныкчыгы уңышлары белән горурланып яши. Хасинә ханым якыннарын йөрәк җылысы белән генә түгел, ә үз куллары белән бәйләгән бияләй-оекбашлар белән дә җылыта.