ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Өстәл теннисы ярышлары буенча ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Шәфикова Ландыш Әүхәт кызы да катнашты. Җиңүчеләр санына кермәсә дә, ярышта үзен лаеклы күрсәтте, киләсе ярышларда нәтиҗәләр яхшырак булыр дип ышанып кала.

Барлык авылларда да әби-бабайлар  хөрмәтенә бәйрәм кичәләре оештырыла.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Альбина Шәвәлиева билгеләнде, ул элек Казан шәһәре Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе иде. Яңа җитәккчене ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин республика идарәсе коллективына тәкъдим итте.
Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм Тубән Кама муниципаль районы авыл җирлегендә 2014 елның 01 нче октябрендә уткәрелде.

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның 7 нче октяберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чын мәгънәсендә гаилә кичәсе узды. Бәйрәм Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә дә багышланган иде.

7 октябрьдә Алабугада ЗАГС хезмәткәрләрен чираттагы укуга җыйдылар. Бу ЗАГС бүлекләренең яңа программага күчүе белән бәйле иде.

Халык-ара өлкәннәр көне һәм изге  Корбан бәйрәме көннәрендә Баулы районы Башлыгы Рамил Гатиятуллин ике бик күркәм гаиләне котлады. Гөлҗиан һәм Миннесахи Гареевларга, Рәмзия һәм Нәзин Хабиповларга Рамил Хакимулла улы ныклы сәламәтлек, бәхетле гомер теләп депутат Ришат Әбүбәкиров исеменнән бүләкләр тапшырды.

Бу яшьләрнең өлкәннәр белән очрашулары, тантаналы кабул итүләр, клубларда очрашулар, экскурсияләр, концерт программасы. Декада кысаларында район Башлыгы Рамил Муллин район картлар һәм инвалидлар йортында булды һәм анда яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котлады. Ветераннар клубы әгъзалары өлкәннәр алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

01 октябрь көнне Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов котлады һәм аларга төсле телевизор тапшырды. Бу көнне 90 яшен тутырган юбиляр Наһар Сөнгатуллина да район җитәкчелегеннән тәбрикләүләр кабул итте. Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә быел Өлкәннәр көне икеләтә шатлык китерде-беренчедән, аңлашыла, бәйрәм, икенчедән биредә лифт эшли башлады.
Россия чаңгычысы, 2013 нче елгы дөнья чемпионаты  призеры,  2011нче  елгы Универсиаданың ике тапкыр чемпионы,  халыкара класслы спорт мастеры Алия Иксанова һәм Роман Шмелёвның  Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә 2014 елның 3 октябрендә гаилә  теркәү тантанасы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International