Минзәләлеләр – икенче

2014 елның 10 октябре, җомга

Минзәләдә муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының зона туры узды.Ярышларда республикабызның Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Тукай, Менделеевск, Алабуга һәм Мамадыш районнары муниципаль хезмәткәрләре командалары катнашты. Командалар спортның волейбол, мини-футбол, баскетбол, шахмат, җиңел атлетика, бадминтон һәм өстәл теннисы кебек төрләрендә чыгыш ясадылар. Муниципаль хезмәткәрләре арасында республика Спартакиадасының зона турында Мамадыш  муниципаль районы җиңүче дип табылды. Алар инде өченче ел рәттән безнең зонада беренчелекне бирмиләр. Монда нәрсә әйтәсең, стабильлек-осталык билгесе. Безнекеләр дә сынатмады-икенче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International