2014 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтүче гайлә парларынын бәйрәм программасы

2014 елның 10 октябре, җомга

Ел саен 1 октябреннән - 10 октябрьгә кадәр уздырыла торган өлкәннәр көннәре декадасында Татарстан Республикасынын Милли музее һәм Казан шәһәре Идел буе районының ГХАТ бүлеге берлегендә бәйрәм программасы булып узды. Бәйрәмдә алтын юбилейларын билгеләп үтүче 5 пар, аларның балалары,оныклары, дуслары катнашты.

              Юбилярлар үзләренең туганнары белән интерактив экскурсиядә катнаштылар. Музей хезмәткәрләре аларны Болгар, Казан ханлыгы, Казан губерниясе чорындагы костюмнар белән таныштырдылар.

             Аннары гайлә парлары өчен яңадан Мендельсон «Туй маршы» яңгырады. ГХАТ хезмәткәрләре юбилярларны котлап Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресын һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

            Бәйрәмдә Выборновлар гайләсенең 4 буын вәкилләре катнашты. Геннадий Васильевич һәм Валентина Павловна 40 елдан артык «Радиоприбор» заводында әшләгәннәр. Аларнын гайлә архивында мактау грамоталары, рәхмәт хатлары саклана.

             «Бер-береңә мәхәббәт, ихтирам, һәрвакыт урнәк булып яшәргә омтылу»- бу гайләнең девизы булып тора.

              Юбилярларны Милли музейның директор урынбасары Измайлова Светлана Юрьевна котлады һәм Милли музей коллекциясе турында китаплар бүләк итте.

            Юбилярлар каршында 127 нче мәктәпнең һәм 8 нче музыкаль мәктәбенең укучылары чыгыш ясады
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International