Өлкәннәр декадасында Чистай муниципаль районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бүлек ветераннары: Надежда Михайловна Лоханованы һәм Рәмзия Рәшит кызы Галимованы көзге бәйрәм белән котладылар. Намуслы, фидакарь хезмәтләре өчен алар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Шулай ук аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, киләчәктә дә уңышлар теләделәр. Һәрберсенә кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.