11 нче октябрь «Урман утырту көне» итеп игълан ителде

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Урман хужалыгы Министрлыгы тәкъдиме белән һәм Республикабызның Министрлар Кабинеты карары нигезендә бу акция 2010 елдан бирле үткәрелә.

Сәгать 10.00 беренче агачны гаилә тормышының алтын юбилярлары Нәгыйм Мортазинович һәм Венера Талиповна Усмановлар утыртты, бәйрәмгә алар барлык оныклары белән килделәр.

Агач утыртуда шундый ук юбилярлар Анатолий Николаевич һәм Мария Федоровна Ручиннар, Анатолий Андреевич һәм Вера Трофимовна Чекмаревлар, Илдус Шарипович һәм Дибержетта Латфулловна Шигаповлар, Фәрит Набиуллович һәм Маргарита Валентиновна Хадиуллиннар актив катнаштылар.

Агач утыртудан соң юбилярларга рәхмәт сүзләре әйтелде, озын гомер теләнде, киләсе очрашуларны көтеп калуыбыз белдерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International