2014 елның 11 нче октябрендә Казан шәһәре ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре «Спортлы Казан – 2014» муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының 1нче этабында катнаштылар. Спартакиада «Хезмәт резервлары» стадионында үтте. Ярышлар 4 төрдә булды: велоспорт, җиңел атлетика, күңелле стартлар һәм ГТО нормаларын тапшыру.
Көн болытлы булуга карамастан, Идарә хезмәткәрләре гаилә членнары белән килделәр. Кызганыч, призлы урыннарны безнең команда ала алмады, ләкин бәйрәмчә рух барыбызга да күчте.