Васильево бистәсенең законлы никахлашу тантанасы залында юбилярларны котлау тантанасы уздырылды

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

2014 елның 10 октяберендә Васильево Яшел Узән башкарма комитетының законлы никахлашу тантанасы залында зәнгәр якут юбилярлары Курбангали Шарифулла улы һәм Тамара Петр кызы Халиуллиннар, Анатолий Иван улы һәм Нина Владимир кызы Ивановларны; көмеш туй юбилярлары Олег Герман улы һәм Елена Владимир кызы Ивановларны истәлекле көннәре белән котладылар.

Тантанада юбилярларның оныклары, балалары, туганнары, Васильево бистәсе башлыгы О.А.Антонов, Васильево бистәсенең  җитәкче урынбасары Э.К.Халиуллин һәм Н.Н.Павлова булдылар. Юбилярлар үзләренең имзаларын Таныклы гаилә китабына куйдылар. Васильево бистәсе башлыгы О.А.Антонов юбилярларга котлау сүзләре җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук, юбилярларга бүләк булып Васильево мәдәният йортының иҗат коллективы чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International