Экстремизмга каршы тору чаралары һәм патриотизмны пропагандалау буенча түгәрәк өстәл

2014 елның 10 октябре, җомга

2014 елның 10 октябрендә Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авыл җирлегендә экстремизмга каршы көрәшкә багышланган түгәрәк өстәл узды. Оештыручылар –җирле үзидарә  органнары, клуб һәм мәгариф хезмәткәрләре.Катнашучылар – авыл җирлеге составына кергән укучылар активы.

Түгәрәк өстәл барышында үзара хезмәттәшлек,  яшьләрне экстремистлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә каршы торучы профилактик чаралар үткәрүгә, яшьләр белән эшне активлаштыруга барлык көчләрне берләштерергә дигән тәкъдимнәр  әйтелде. Махсус бу темага багышланган  мәдәни чаралар тематикасы каралды һәм  һәм арасыннан иң яхшылары дип сайлаганнарын уздыру буенча перспектив план төзелде.

– Безнең бурыч – яшьләрнең дөрес юлдан тайпылуын булдырмау, яшь буынны чит кеше кайгысына, әйләнә-тирәдәге чынбарлыкка битараф булмаслык итеп патриотик рухта тәрбияләү. Бары тик бергәләшеп кенә, профилактик эшчәнлеккә мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрен җәлеп итеп, без эчке куркынычсызлыгыбызны  саклап кала алачакбыз, – дип билгеләде үз чыгышында авыл җирлеге сәркатибе Әхмәтҗанов И.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International