2015 елның 17 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа елның йөзенче пары, Минаков Айнур Ильяс улы белән Хөбетдинова Эльмира Мөбәрәк кызы никахлаштылар.
Тантаны рәвештә 2015 елда туган 15 нче баланы бәби табу йортында бәхетле әти Рамил Әбүзәр улы һәм әни Миләушә Данил кызы Гыйльфановларның баласы - тагын бер азнакайлының тууы теркәлде.
Яңа ел сезонын Шелепов Алексей белән Вдовина Татьяна башлап җибәрделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева бу парларны котлап, аларга ныклы гаилә тормышы, бәхет теләде. 2 көн эчендә ЗАГС бүлегендә 27 пар өйләнешергә өлгерде.
8 гынварда дөньяга килгән бу кызчык Екатерина һәм Александр Герасимовлар гаиләсендә икенче бала. Гаилә башлыгы хәрби кеше булганлыктан, аларга төрле җирләргә күченеп йөрергә туры килә. Хәзерге вакытта районнан еракта –Кемерово өлкәсендә яшиләр. Тумышы белән Кече Мәми авыл җирлегенә кергән Малала авылыннан булган Екатерина,сабыен туган җирендә табарга карар кылып , бик тә дөрес эшләгән. Узеңдә хәтта стеналар да ярдәм итә дип юкка гына әйтмиләр бит...
2015 елның 16 январенда Чирмешән районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быел тәүге пар никахларын теркәде, Чирмешәнлеләр Леонид Созин һәм Юлия Бережнаяны район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде һәм чәчәк букеты тапшырды. Яшьләргә ул гаилә бәхете, имин, тыныч, матур тормыш теләде.
Моннан нәкъ 60 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск районының Керкәле авылында рәсмиләштерәләр. Бергә яшәү дәверендә 4 бала үстерәләр. Бүгенге көндә оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә бик теләп катнашалар. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.
Яңа 2015 елның беренче көннәре Спас районы Болгар шәхәрендә яшәүче Наталья һәм Евгений Сорокиннар гаиләсенә сөенеч китерде: икенче гыйнварда аларның уллары туды, аңа Тимофей исеме куштылар.