2015 елның 15 гыйнварында ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ялалтдинов Рөстәм Гарип улы белән Талия Рәхим кызы гаиләсенең тууына 60 ел тулу уңае – Гәүһәр туй тантанасы уздырылды

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Моннан нәкъ 60 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск районының Керкәле авылында рәсмиләштерәләр. Бергә яшәү дәверендә 4 бала үстерәләр. Бүгенге көндә оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләүдә бик теләп катнашалар. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International