Кайбыч районында беренче булып туган балага әти –әнисе Яна дип исем куштылар

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

 8 гынварда дөньяга килгән бу кызчык Екатерина һәм Александр Герасимовлар гаиләсендә икенче бала. Гаилә башлыгы хәрби кеше булганлыктан, аларга төрле җирләргә күченеп йөрергә туры килә. Хәзерге вакытта районнан еракта –Кемерово өлкәсендә яшиләр. Тумышы белән Кече Мәми авыл җирлегенә кергән Малала авылыннан булган Екатерина,сабыен туган җирендә табарга карар кылып , бик тә дөрес эшләгән. Узеңдә хәтта стеналар да ярдәм итә дип юкка гына әйтмиләр бит...

Сау –сәламәт баланы кулга алудан да зур сөенеч бармы соң?!

 Әниле- кызлы Герасимовларның тормышындагы шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина район башлыгы исеменнән кайнар теләкләрен җиткереп , бәләкәчкә тәүге таныклыгын һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International