2015 нче елның 15 гыйнварында Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “Нефтехимик” хоккей командасының уенчысы Павел Куликов белән аның кәләше Валериянең никахларын теркәү тантанасы булып узды. Әлеге тантанага яшьләрнең иң якын туганнары һәм дуслары гына чакырулы иде. Моның сәбәбе дә билгеле. Гыйнварның 17 сендә яшь кияү “Нефтехимик” хоккей командасы составында Ханты-Мансийск шәһәренең “Югра” командасы белән 18 нче гыйнварда булачак уенга очачак.