2015 нче елның 15 нче гыйнварында Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бергә тормыш корып яши башлауларының алтын юбилейларын Пильщиковлар гаиләсе билгеләп үтте. Николай Иванович белән Мария Романовна 1958 нче елны Аксубай районының Савруши авылында очрашып танышалар. Ләкин галиҗәнап язмыш үзенчә хәл итә һәм беренче очрашудан соң озак та тормастан яшьләр аерылышалар. Николай Иванович хәрби хезмәткә алынып, өч ел буе Алман илендә армиядә булып кайта. Аннан соң тагын дүрт ел буе алар бер-берсен сынап, очрашып йөриләр, һәм бары 1965 елның 31 гыйнварында гына өйләнешеп куялар. Түбән Камага Пильщиковлар гаиләсе 1979 күченеп килә. Николай Иванович белән Мария Романовна биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның Анжела исемле кызлары Түбән Камада шагыйрә, биш шигырь китабы авторы буларак билгеле. Алтын юбилейлары хөрмәтенә Пильщиковларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелде.