Январь аеннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда мәктәп балалары өчен экскурсияләр оештыру дәвам итә. 2015 нче елның 20 январь көнне Тантаналар сараенда 14 нче мәктәп укучылары өчен экскурсия үтте. Балалар архив белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, шул сорауларга җавап алдылар.
19 нчы январь көнне Тәтеш муниципаль районында район активларының утырышы булды һәм анда төрле сораулар каралды, шуларның берсе булып “2014 нче елда Тәтеш муниципаль районында дәүләт гажданлык актын теркәү торышы” турындагы сорау булды. Әлеге сорау буенча Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова чыгыш ясады.
Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.
2015 елның 19 нчы гыйнварында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
Бу елның 19 гыйнварендә Апас районы ЗАГСында авыл җирлекләре сәркатибләре белән йомгаклау киңәшмәсе үткәрелде. Биредә 2014елның нәтиҗәләре ясалды һәм 2015елга бурычлар куелды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Насыйбуллина Р.И. чыгышы тыңланылды, сорауларга җаваплар бирелде.
Яңа өйләнешүчеләр Мухаматуллиннар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2015 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.
15 январь көнне Югары Ослан муниципаль районы Мəйдан авыл җирлегендә Макейчевлар гаиләсе Андрей улы Александр һәм Максим кызы Лидиянең 65 ел бергә тигез гомер итүләрен,тимер туйларын һəм Нефедовлар гаиләсе Петр улы Юрий һәм Афанасий кызы Валентинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын һəм Югары Ослан муниципаль районы Карагуҗа авыл җирлегендә Шеенковлар гаиләсе Михаил улы Анатолий һәм Константин кызы Валентинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда законлы никахлашкан иң беренче пар Ильнар һәм Ләйсән Зәйнуллиннар булды.
Язылышу көне яшьләр өчен икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне Ләйсәнгә 20 яшь тулды. Район ГХАТ бүлеге начальнигы Розалия Сафина , Ильнар белән Ләйсәнне тормышларындагы бу күренекле вакыйгалар белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
Ул бик катлаулы тормыш юлы үткән, аның яшьлеге сугыш елларына туры килгән.
Тыл һәм хезмәт ветераны бүгенге көндә улы Фирдәвес тәрбиясендә 6 оныгы, 3 оныкчыгы куанычларын тоеп яши.