Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда законлы никахлашкан иң беренче пар Ильнар һәм Ләйсән Зәйнуллиннар булды.
Язылышу көне яшьләр өчен икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне Ләйсәнгә 20 яшь тулды. Район ГХАТ бүлеге начальнигы Розалия Сафина , Ильнар белән Ләйсәнне тормышларындагы бу күренекле вакыйгалар белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.