Январь аеннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда мәктәп балалары өчен экскурсияләр оештыру дәвам итә. 2015 нче елның 20 январь көнне Тантаналар сараенда 14 нче мәктәп укучылары өчен экскурсия үтте. Балалар архив белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, шул сорауларга җавап алдылар.