Яңа өйләнешүчеләр Мухаматуллиннар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2015 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.
Инсаф һәм Алсу районыбызда яңа гаилә корырга теләүчеләре өчен үзенә бертөрле талисман һәм илһамландыручылар булдылар. Бәхетле яшь парларны Тәтеш районы башлыгы исеменнән Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары И.Р.Фаткуллов, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова һәм Зур Торма авылы җирлеге Башлыгы И.И.Хисамовалар котладылар. Тантана сәбәпчеләренә истәлекле сувенир һәм ЗАГС бүлегенә тагын күп тапкырлар балаларын теркәү өчен әйләнеп кайтуларын теләп язылган , котлау адресын тапшырдылар.
Бик күп еллардан соң да бүгенге көн алар өчен якты истәлек булып калыр һәм бүгенге карарлары өчен үкенмәсләр, ә аларның туачак балалары туган районыбызда үзләренең бәхетләрен табарлар дип ышанып калабыз.