Ул бик катлаулы тормыш юлы үткән, аның яшьлеге сугыш елларына туры килгән.
Тыл һәм хезмәт ветераны бүгенге көндә улы Фирдәвес тәрбиясендә 6 оныгы, 3 оныкчыгы куанычларын тоеп яши. Аны юбилее белән котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, якыннары һәм туганнары җыелган иде. Зәйнәп апага ныклы сәламәтлек, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.