15 январь көнне Югары Ослан муниципаль районы Мəйдан авыл җирлегендә Макейчевлар гаиләсе Андрей улы Александр һәм Максим кызы Лидиянең 65 ел бергә тигез гомер итүләрен,тимер туйларын һəм Нефедовлар гаиләсе Петр улы Юрий һәм Афанасий кызы Валентинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын һəм Югары Ослан муниципаль районы Карагуҗа авыл җирлегендә Шеенковлар гаиләсе Михаил улы Анатолий һәм Константин кызы Валентинаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Алар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала.Юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен саклап калалар.Балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.Балалары хәзерге көндә әти-әниләрен хөрмәт итеп яшиләр.
Юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилялар исеменә Мəйдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев һəм Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир Карасев җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырдылар. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.