Чистайның ЗАГС бүлегендә гаилә тормышын алып бару дәресе узды

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

2015 елның 19 нчы гыйнварында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе В.Н. Белова-Реутина укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде.  Укучылар бик теләп ЗАГСның архив бүлеген, тантана залын карадылар, гаилә тормышының асылын, гаилә төзү, әти-әни булу, туу һәм үлү, аерылышу төшенчәләре турында сөйләштеләр.

5 нче мәктәпнең мөгаллим-психологы З.М.Блинова киңәше буенча, күбесе үзләренең хис-тойгылары белән дә уртаклаштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International