Бәхетләре тулып торсын!

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Яңа 2015 елның беренче көннәре Спас районы Болгар шәхәрендә яшәүче Наталья һәм Евгений Сорокиннар гаиләсенә сөенеч китерде: икенче гыйнварда аларның уллары туды, аңа Тимофей исеме куштылар. 

Мәскәүдәге Изге-Тихон Православие  гуманитар университетының икенче курс студентлары Никита Ганичев белән Анастасия Андриянова өчен дә бу ел шактый истәлекле булачак. Алар төзегән гаилә учагының җылысы сүрелмәсен, яшь парлар бәхетле булсыннар иде.

 Яңа елда яңа гаилә төзүче яшьләрне бәйрәм көннәрендә тантаналы шартларда теркәделәр. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова сабыйның әти – әнисенә һәм яшь парларга тиешле документлар һәм бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International