Бүген Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара - паспортлар тапшыру булды.
«Георгий тасмасын» тагу халкыбызның бердәмлеген искәртеп тора. “Георгий тасмасы”, сугыш кырларында ятып калганнар турында хәтер яңарту йөзеннән, Бөек Җиңү көне алдыннан оештырыла.
Әлеге сервис кысаларында ата-аналар ЗАГС органына бармыйча бала туу турында таныклык алу өчен документлар тапшыра ала.
2023 елның 03 маенда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәрова Сергеевлар гаиләсендә булдылар.
4 май көнне ГХАТ идарәсе башлыгы Сәгыйтова Гүзәлия Бөек Ватан сугышы ветераны Тартмин Николай Ивановулын һәм аның тормыш иптәшен Хезмәт ветераны Акулина Федор кызын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
3 май көнне Түбән Кама Никахлашу сараенда Тартминнар гаиләсенең Бриллиант туйлары узды.
Дмитрий Илья улы белән Пелагея Андрей кызы бәхетле никахта ике матур кыз үстергәннәр, хәзер аларны дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә.
2023 нче елның апрель аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 4 туу очрагы теркәлгән: елның 4 нче ае районга 3 малай һәм 1 кыз бүләк итте. Берәр сабый – гаиләдә икенче, өченче, дүртенече, бишенче булып туганнар.
2023 елның 03 маенда, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, "Нык гаилә" партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай никах сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән яшь Россия гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен бик мөһим вакыйга - Россия Федерациясе гражданнары паспортларын тапшыру өчен ишекләрен ачты.
3 май көнне Түбән Кама Никахлашу сараенда "Юлдаш" хатын-кызлар клубының Дания Трухан гаилә психологы белән чираттагы очрашуы булды. Белгеч белән очрашулар гаилә мөнәсәбәтләрендә кыенлыклар кичерүче хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
2023 елның 2 маенда Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авыл җирлегендә 50 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән Ахметшиннар Кәлимулла улы Рафик һәм Солтангәрәй кызы Розинәнең гаилә тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.