Халыкара гаилә көне алдыннан Казан шәһәренең Киров районы ГХАТ бүлегендә Одаряевлар Андрей Викторович һәм Альсина Салиховна гаиләсендә өченче баланың тууын теркәү тантанасы узды. Одаряевлар гаиләсендә кыз бала туа, аңа Ангелина дигән матур исем бирәләр. Зур гаиләне котлыйбыз! Гаиләдә һәрвакыт бәхет, үзара аңлашу яшәсен, ә балаларның тавышлары шатлык китерсен!