Халыкара гаилә көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сарае территориясендә җиде пар яхшы традицияне дәвам итеп, гаилә тормышының башлануын, өйдәге иминлекне һәм бәхетне символлаштырган агачлар утырттылар.
ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова яңа өйләнешкәннәргә яшь гаиләләренең үсүен һәм утыртылган агач кебек ныгуын теләде. Бүген алар утырткан гаилә агачы бәхетле бергә яшәү, тату, бердәм һәм чәчәк атучы гаилә символы булсын!