Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе коллективы исеменнән сезне Халыкара гаилә көне белән чын күңелдән котлыйм!
Гаилә – ул мәхәббәт, кайгырту, хөрмәт итү, авыр хезмәт, аңлау һәм кичерү сәләте. Гаилә – ул балалар. Яшьләрнең нинди тәрбия алачагы, нинди традицияләр һәм кыйммәтләрне кабул итәчәге һәм үзләштерәчәге гаиләдән тора. Гаилә – җәмгыятьнең, дәүләтнең ышанычлы нигезе, аның тылы. Гаилә – ул бәхет.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә гармониядә, татулыкта һәм уңайлылыкта, якты һәм тыныч киләчәккә ышаныч белән яшәргә чын күңелдән телим!
Идарә башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина