Гаилә көне уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлеге алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларны билгеләп үтте

2023 елның 14 мае, якшәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын үткәрүче 11 пар белән “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде. Алар:

1. Камаловлар Фәндус Заһертдин улы һәм Хәлимә Хәмит кызы (60 ел, Пучы);

2. Кәшфиевлар Имамгаяз Кәшфи улы һәм Флүсә Мөхәммәтҗан кызы (60 ел, Актанышбаш);

3. Шәриповлар Альберт Мирзанур улы һәм Сәрмәдия Тимерша кызы (55 ел, Яңа Әлем);

4. Назмутдиновлар Мөнтәкип Нурлыгаян улы һәм Нәзирә Мирзагали кызы (50 ел, Күҗәкә);

5. Зайнуллиннар Рәсим Хәдимулла улы һәм Фәймә Фазулла кызы (50 ел, Актаныш);

6. Әхмәтгалиевлар Габдулла Әхмәтгали улы һәм Гөлдәлифә Габдрахман кызы (50 ел, Усы);

7. Сәубановлар Шамил Сәубән улы һәм Кәүсәрия Әмир кызы (55 ел, Усы);

8. Галиуллиннар Идрис Нурлыгаян улы һәм Фәнүзә Самигулла кызы (50 ел, Суыксу);

9. Хабибуллиннар Роберт Гарифин улы һәм Светлана Фатыйх кызы (55 ел, Туке);

10. Джурабековлар Солтан Джурабек улы һәм Әлфия Камал кызы (50 ел, Актаныш);

11. Җәмиловлар Флүн Җәмил улы һәм Гөлчирә Гани кызы (60 ел, Олы Имән).

Бәйрәм чарасында район Башлыгы Л.Р.Зарипов катнашты. Юбилярларга район Башлыгының рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды. Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева һәр юбиляр турында эчтәлекле сөйләү белән алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды. Ә иң зур бүләкләр йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларның котлавы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International