Минзәлә районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр

2023 елның 13 мае, шимбә

13 майда Новомельск авыл клубында Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды, ул ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Чарага авыл җирлегенең хөрмәтле гаиләләре чакырылган иде, алар бергә яшәүнең 50,60,65 еллыгын билгеләп үтәләр. Алар - алтын юбилярлар Зәйнуллин Әзһәр һәм Вәсилә, бриллиант юбилярлар Сәлихов Вазих һәм Әнисә, тимер туй юбилярлар Әхмәдуллин Назим һәм Миннеәнисә, Әхмәтшин Расих һәм Зогда. Район ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.Куприянова юбилярларны котлады һәм район башлыгы А. Ф. Салаховның Рәхмәт хатларын тапшырды. Авыл җирлеге җитәкчесе З. Нәҗметдинов хөрмәтле кунакларны котлады һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International