Әлмәт шәһәрендә Йосыповаларның алтын туйларын Илдархан Гайнан улыһәм Нина Иван кызы билгеләп үттеләр!

2023 елның 13 мае, шимбә

Халык-ара гаилә көне алдыннан 2023 елның 13 маенда Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә Илдархан Гайнан улы һәм Нина Иван кызы Йосыповларның алтын юбилее тантаналы рәвештә теркәлде.                                    

 Ә барысы да 1972 елның язгы матур көннәрнең берсендә башланды. Беренче очрашу, беренче караш һәм гомерлек мәхәббәт! Шулай итеп Йосыповлар гаиләсе тарихы башлана! Илдархан Гайнан улы 1951 елның 28 июнь аенда Балык Бистәсе районының Зәңгәр Күл авылында туып үскән. Нина Иван кызы 1949 елның 7 июль аенда Балык Бистәсе районының Козяково-Челны авылында туып үскән.

1968 елда Илдархан Бөгелмә шәһәренә нефть өлкәсендә укырга китә. Шул аук вакытта Нина Бөгелмә шәһәренә бухгалтерлыкка укырга килә. Алар бер шәһәрдә укысалар да, авыллар арасындагы ара 9-10 километр гына булса да, бер-берсен белмиләр. Ләкин язмыш аларны һәрвакыт янәшә йөртә. 1972 елның язында ике яшь йөрәк Әлмәт шәһәрендә очрашалар.

Бүген алар өчен иң кадерле бүләк-гаилә, туганнар, әмма иң зур бәхет - балалар һәм оныклар.

ГХАТ идарәсе исеменнән юбилярларга сәламәтлек һәм шатлык, озак еллар бергә яшәү теләкләре белән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International