Аксубай районы Яңа Үзеево авылында гаилә тормышы юбилярлары

2023 елның 13 мае, шимбә

Халыкара гаилә көне алдыннан Аксубай районының Яңа Үзи авылында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр. Әлеге дулкынландыргыч чараның инициаторы һәм оештыручысы - авылда туган Рәмзия Бакирова. Күпьеллык хезмәттәшлеге һәм гаилә институтын саклауга, ныгытуга һәм популярлаштыруга һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга керткән зур өлеше өчен Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең Рәхмәт хаты белән Рәмзия Газизановнаның иҗтимагый эшчәнлеге билгеләп үтелде. Ә иң югары мактауга лаек гаилә парларына кыйммәтле бүләкләр һәм район Башлыгының һәм ГХАТ бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International