ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Тукай муниципаль районында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Кичә барлык авыл клубларында бәйрәм концертлары узды, парлап гомер итүче юбилярларны хөрмәтләделәр. Атнаның беренче эш көненә карамастан, нәкъ менә шушы көнне Тукай районы ГХАТ бүлегендә ике яшь пар никахларын рәсмиләштерделәр.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

15 майда Сарман район мәдәният йортында “Гаиләм-тормыш нигезе, ә балалар–көзгесе” Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Ел саен 15 май - язның иң матур ае уртасында һәрберебезгә кагылышлы бик мөһим бәйрәм - Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәм менә инде 29 нче тапкыр бу көнне дөнья Гаиләне данлый.

2023 елның 15 май-гаилә көнендә Арча шәһәреннән Хәйдәр Равилович һәм Мөршидә Рәхимовна Равиловлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Бу бәйрәм көнендә 55,50,45 һәм 40 ел бергә яшәгән алты гаилә парлары хөрмәтләнде.

15 майда Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «Минем гаиләм-минем байлыгым»темасына мәгариф оешмалары укучылары арасында рәсем конкурсының район этабында иң яхшы катнашучыларны бүләкләделәр.

15 майда Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ветераннарга ярдәм итү билгесе итеп Кызыл гвоздика рәсеме төшерелгән значок киеп, «Кызыл гвоздика» Бөтенроссия хәйрия акциясендә актив катнаштылар.

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында 2023 елның 15 маенда Балык Бистәсе поселогында яшәүче Раил Давод улы һәм Винера Хәбри кызы Надыршиннар гаиләсенә адреслы котлау оештырылды.

“Безнең очрашулар каен астында узды», - дип шаяртып сөйли Мамадыш районы Олуяз авылыннан Галимҗан Хуҗаҗан улы. Безнең тимер киявебез әкрен һәм зәвык белән үзенең 65 еллык гаилә тарихы белән уртаклашып, ул вакытта әле бары кәләше булган Хазяр белән танышу һәм җылы очрашу мизгелләрен искә алып.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International