15 майда Буа шәһәренең Никахлашу сараенда Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы чара узды.

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Бу бәйрәм көнендә 55,50,45 һәм 40 ел бергә яшәгән алты гаилә парлары хөрмәтләнде.

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Рафик улы Шакирҗанов юбилей кубоклары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре белән котлады. Юбилярлар адресына балалары, оныклары һәм хезмәттәшләре җылы сүзләр белән чыгыш ясадылар.

Бәйрәм чарасында шулай ук «Минем гаиләм – минем байлыгым»темасына гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында республика рәсем конкурсының район этабы җиңүчеләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International