2023 елның 15 май-гаилә көнендә Арча шәһәреннән Хәйдәр Равилович һәм Мөршидә Рәхимовна Равиловлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын туй – ул тулы бер тормыш, озак еллар дәвамында авыр хезмәт җимеше.
Бүген әлеге истәлекле вакыйга белән Равиловлар гаиләсен котлап Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. һәм район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Р.Ш. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриевның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.