15 май – календарь битендә Гаилә көне. Әлеге көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә.
Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.
15 май көнне Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү секторында ике пар үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Яшьләрне беренче гаилә бәйрәме белән әти-әнилре, туганнары, дуслары котладылар. Гражданлык хәле актларын теркәү секторы җитәкчесеннән, яшь гаиләгә, 15 май гаилә көне буларак бәйрәм ителүе һәм әлеге бәйрәм белән аларны тәбрикләү тантанага аеруча ямь остәде.