Тукай муниципаль районында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Кичә барлык авыл клубларында бәйрәм концертлары узды, парлап гомер итүче юбилярларны хөрмәтләделәр. Атнаның беренче эш көненә карамастан, нәкъ менә шушы көнне Тукай районы ГХАТ бүлегендә ике яшь пар никахларын рәсмиләштерделәр.
Озак вакыт бергә гомер итүче парлар да игътибарсыз калмады. Бүген котлауларны «алтын юбилярлар» Москвиннар Валерий Данилович һәм Надежда Алексеевна, Мадьяровлар Гатуф Гариф улы һәм Люция Хузиевна, шулай ук Сөләймановлар Сәүбән Сагир улы һәм Рәзинә Йосыповна алдылар.
Бу парлар үз балаларына һәм оныкларына бәхетле гаилә кору серләрен тапшыралар. Ә рәхмәт йөзеннән язмыш аларга бергә яшәүнең озын гомерен бүләк итә.